Эльвира Николаевна
Игнатьева

Родилась 13 июля 1994 года в Казани. 

В 2019 году Эльвира Николаевна окончила Казанский федеральный университет с красным дипломом, поступила в магистратуру.

С 2016 года Эльвира Николаевна работала в гимназии учителем английского языка

За период работы Эльвира Николаевна зарекомендовала себя высокопрофессиональным, знающим педагогом. Стала призёром районного конкурса «Учитель года-2018» в номинации «Педагогический дебют», призёром городского и зонального этапа Всероссийского конкурса «Учитель года-2018». Опытом своей работы активно делилась на республиканских и всероссийских семинарах-практикумах для учителей иностранных языков, руководителей образовательных организаций города Казани, работников образования Саха (Якутия) по различным темам. Выступала на семинарах для учителей гуманитарного цикла, обобщила опыт своей работы на Августовской конференции для учителей иностранных языков. В рамках федерального инновационного проекта «Учитель 2.0» провела открытый урок в рамках дизайн-сессии для молодых педагогов общеобразовательных организаций Республики Татарстан. Являлась получателем республиканского гранта «Наш новый учитель». Ежегодно воспитанники Эльвиры Николаевны становились победителями и призёрами районных, городских, республиканских и Всероссийских научно-практических конференций, конкурсов и очных олимпиад.

Эльвира Николаевна была классным руководителем 7 Б класса 

Я помню своего учителя с самой первой нашей встречи. С самого первого дня она встретила меня с улыбкой, с которой всегда провожала на протяжении тех лет, что обучала меня.. Вспоминая Эльвиру Николаевну, я всегда говорю, что не могу назвать человека, который улыбался бы больше, даже в дни, когда её переполнял стресс от работы, от жизни бытовой - она всегда улыбалась. Такой я её и запомнил! Я всегда был благодарен и благодарен сейчас ей за то, что она всегда входила в положение, всегда старалась понять и поддержать, если видела, что мне требуется поддержка. Последние годы своего обучения я давал ей много обещаний, среди которых некоторые были в шутку, а некоторые всерьёз. Оглядываясь назад, я понимаю, что ни одно из них не останется невыполненным, ни одно из них я больше не воспринимаю как шутку. В моей голове Эльвира Николаевна - это ещё один лучик солнца, который дополняет остальные лучи близких людей в моей жизни. Когда у меня что-то не получается, что-то валится из рук или я чувствую, что я хочу их просто опустить, то эти лучи начинают гореть так сильно, что не дают мне сдаться. Я благодарен Вам, Эльвира Николаевна, за то, что вы изменили меня и меняете до сих пор. Слова для Вас я могу подбирать бесконечно много, но я хочу, чтобы это было вещью так или иначе сакральной и горело в моем сердце.

Шаипов Саид, ученик выпуска 2021 года


 

Словами не залечить в сердце страшную рану. Когда казалось молодость - рассвет, и впереди путей так много… Но светлые воспоминания об Игнатьевой Эльвире Николаевне, как честно и достойно она прожила жизнь, всегда будут сильнее смерти. Её отличали беззаветное служение любимому делу, преданность профессии и высокое чувство общественного долга. Мудрый собеседник, настоящий мастер и творец, она посвятила себя учительской профессии, щедро даря ученикам и коллегам свои знания, опыт и вдохновение. Кажется, еще вчера мы сидели за столом, обсуждали новости, делились впечатлениями и строили планы на будущее, а сегодня повторить этот момент уже невозможно… Эльвира Николаевна была для меня не только коллегой, но и близким другом, достойной опорой и поддержкой. И память о ней всегда будет освещать мое сердце.                                                           

Учитель английского языка Г.М. Фаттахова 


 

Я восхищался этой девушкой, молодой учитель, профессиональный педагог. У неё были дружеские отношения с детьми своего класса. И вообще, к ней весь коллектив относился с большим уважением, она не раз принимала участие в профессиональных конкурсах, достойно представляла нашу школу и район. Хороший и порядочный человек. 
Р.Л. Гузенфельд


 

Эльвира Игнатьеваның туганнан туган абыйсы Тәлгать Гомәров, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре: Эльвира сеңлебез безнен өчен тырышлык, максатка омтылучанлык, сабырлык үрнәге иде. Сабый чагында, каникулларда авылда йорт эшләрендә булыша иде. Әнисе Рәдифә, әтисе Николай, энесе Айнур белән авылда бәрәңге алуда, печән чабуда, өй юуда, маллар карауда да бик тырышып, яратып эшләделәр. Шулкадәр тырышлык, белемгә омтылучанлык аның әти-әнисеннән килә. Эльвираның әти-әнисе авылда да, үз хезмәтләрендә дә хөрмәтле, урнәк кешеләр. Эльвира сеңлебезнең киләчәге бик матур булыр кебек иде. Балалар устереп, хезмәтендэ хөрмәтле булып, туганнарын, әти-әнисен оныклар белән сөендереп яшисе дә яшисе иде әле...

Сеңлем Эльвира һәрвакытта кешеләргә ярдәмчел, игелекле булды. Йөзендә елмаю китмәде ,акыллы, шәфкатьле, миһербанлы булды. Үзенә авырлык килсә дә , кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты, йөзендә нур балкыды. Әти - әнисенә ,туганнарына ярдәм итеп, булышып яшәде. Беркайчан да юк дип әйтмәде, һәрвакытта үзем ярдәм итәм, дип әйтә иде. Укыткан балалары өчен янды, шулар дип йөрде. Сеңлебез безнең өчен үрнәк булды

 

 

Эльвира сеңлебез - безнең өчен иң кадерле кешебез. Җәй айларында авылда дүрт бала уйнап, эшләп устеләр. Абыйсы һәм ике апасы белән алар беркайчан да әйткәләшмәделәр, сугышмадылар, дус-тату яшәделәр. Алар берсе өчен берсе җаннарын бирергә әзер иделәр. Укыганда Эльвира сеңлем апаларына һәрвакытта ярдәм итеп торды. Сеңлебезнең йөзендә нур, елмаю беркайчан да бетмәде.Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итте,үзенә авырлык килсә дә, кешеләргә авырлык китермәде .Ярдәмчел ,акыллы, шәфкатьле, миһербанлы ,кешелекле булды. Әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итеп яшәде. Сеңлебез безнең өчен үрнәк булды. Ул безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Сеңлебез үзенең укыткан балалары өчен янды, көйде.Һәрвакыт аларны яклады, саклады, шулар дип чапты.Үзе өчен яши алмыйчада калды. Сеңлемне шундый яхшы күңелле, мәрхәмәтле итеп үстергән апаем һәм җизнием алдында баш иям. Апаем һәм җизнием, сез әйтеп- аңлатып кына бетерерлек түгел, сез искиткеч!Мин сезгә бары тик сабырлык телим. Мин сезгә һәйкәл куяр идем.

ЭльвираИгнатьеваныңтуганнантуганапасыФәймәКавыйкызы

 

Эльвира апа!!! Эльвира апа минем өчен ике туган апам түгел, ә бертуган апам кебек иде. Без аның белән гел аралаша , языша идек, һәрвакыт бергә булдык.

Ул безгә еш кайтырга тырышты. Кайта алмыйча калган айларда,бу юлы ник кайтмадың, Эльвира апа, дигәч, балаларны укытасы бар бит, мәктәптә эш күп, дия иде. Кайткан вакытта: “Кайттым мин, сеңлем!”,- дип кочаклап ала иде. Аннан зур- зур буләкләр өләшә башлый. Аннан соң апалар, әниләр белән балачакларын искә алып көлешә-көлешә сөйләшеп утыра идек. Эльвира апа ул- матур, чибәр, тырыш, гади, белемле, эчкерсез иде. Ул һәрвакытта булышырга әзер булды. Бөтенесен белә иде. Кичке сәгать уннарда ападан дәрес хәзерләргә булышуын сорасам, шулвакытта ук ярдәм итә иде.

‌Җәйге каникулларда Казанга бара идек, килеп җиткәч тә, аның янына кереп утырам да сөйләшеп сүзебез бетми иде. Икенче көнне Эльвира апа иртүк тора иде дә безне кайларга алып барыйм икән, дип әни белән сөйләшеп ала. Ахыргы тапкыр 2019 елның 30 августында апам безне,эшләре бетү белән кичкә таба, Кремльгә алып китте. Анда Кол Шәриф мәчетен, Сөембикә манарасын курсәтте, алар турында сөйләде, фотоларга төшерде. Шуннан безне кафега тәмләп ашарга алып керде, метрода йөртте .

‌Эльвира апа беркайчан да кешене гаепләп сөйләмәде, йөзеннән елмаю китмәде.

‌Мин һәрвакыт күңелем белән аның гаиләсе булыр, алга таба да матур итеп яшәр, дип уйладым, хыялландым. Ләкин бу хыялым чынга ашмады...

‌Җиденче-сигезенче майларда гаиләләре белән безгә кунакка кайттылар. Эльвира апа истәлекле бүләкләр өләште. Ләкин бу кайтканда, ул элеккеге кебек күп итеп сөйләшмәде, көлмәде, күп итеп елмаймады. Элеккеге кебек янына утырып, озак итеп сөйләшеп булмады. Ә үзе теләп сөйләшә башлагач, безне яныннан җибәрмәде. Сигезенче май көнне киткәндә, тагын кайтам, сеңлем,син борчылма, имтиханнарны бирә алачаксың, бөтенесе әйбәт булыр, диде.Син имтиханнар бирүгә, кайтабыз, диде дә үбеп кочаклады һәм машинага кереп утырды. Китеп баргач, тәрәзәдән кулын чыгарып, безне курми башлаганчы болгап барды. Күрәсең, соңгы күрешү булган...

‌Ул безне бик яратты. Минем Эльвира апама, баш иеп, кат -кат күп рәхмәтләремне әйтәсем бик килә. Ләкин инде соң...

Эльвира апа мәңгегә йөрәкләрдә иң газиз, иң кадерле апам булып калды. Сагынам апамны, бик сагынам!!!

Игнатьева Эльвираның туганнан туган кече сеңлесе

 


Мин Мутигуллина Язилә Илнур кызы, Эльвираның туганнан туган олы апасы. Без Эльвира белән бертугандай үстек.Сеңлем кечкенәдән бездә булды. Без һәр бәйрәмне, һәр эшне әти-әни,Рәдифә апа,җизни,Рәзилә сеңлем , Айнур абыем белән бергә эшләдек. Ә җәйге каникулларда Айнур абый белән сеңлем Эльвира бездә тордылар.Әни безгә эшләрне бүлеп бирсә дә, беркайчан да аерым эшләмәдек, дуртебез бергә эшли идек.Мәктәпкә безнең практиканы эшләргә бергә төшә идек.Әле хәтеремдә: безгә чүп утарга куштылар да, Эльвира кечкенә куллары белән тиз- тиз чуп утарга тотынды. Тирләгәч, шул кечкенә куллары белән битләрен сөрткән, ә бите буялган.Үзе елмаеп безгә карый, без аннан көләбез. Басуга печән җыярга баргач, әни Эльвирага : “Сеңлем, син безне карап кына тор ,эшләмә",- дип әйтсә дә, үзеннән зур тырма тотып тырмалар иде. Печән җыеп кайткач, дүртебезнең дә уч төпләребез кабарып бетә. Кич җиткәч, уенга чыгабыз. Уеннан кайткач, өстәл янына тезелешеп утырабыз да, әни пешергән бер табак пирожкилар белән көлешә- көлешә чәй эчә идек. Их!Кайтарып булса иде балачагыбызны!

Эльвира сеңлем безгә беркайчанда авырлык китермәде. Һәрвакытта безгә ярдәм итте. Казанга укырга килгәч, Эльвира белән бергә йоклый идек. Кичкә кадәр дәрес хәзерләп, көлешеп, сөйләшеп утырдык. Ярдәм сораганда, һәрчак вакыт табып булыша иде. Һәрвакыт елмаеп тора иде. Ул бик шат күңелле иде.

Соңгы тапкыр 8 нче майда кунакка кайтканда, бергәлешеп ничек үскәннәрне искә төшереп көлештек, бик озак сөйләштек. Ләкин беребез дә бу күрешүнең соңгысы икәнен белмәде...

Эльвира - минем туганнан туган сеңлем. Ул бик туган җанлы бала иде. Туганнарга һәрчак ярдәм итте.Үзенең киңәшләрен бирде. Авыр эшләрдә булышты.Туганнар янына кайтканда, бүләкләр алып сөендерергә ярата иде. Без аңа бик рәхмәтле...    Сеңлем Эльвира ачык йөзле, ярдәмчел, сабыр, һәрвакыт кешеләр белән елмаеп кына сөйләшә иде.Тыйнак, бервакытта да тавышын күтәреп дәшмәде. Ачуы килгән чакта да сабыр итә белде.    Эльвира ак яулыклы әбиләрне хөрмәт итә, ярата иде. Алар белән шулкадәр матур итеп сөйләшә, хәлләрен сораша, ярдәм итә иде. Әбиләр дә аны бик яраттылар. Аны безнең кояшыбыз, дип йөрттеләр.     Сеңлем укучыларын да бик яратты.Авырсалар, өйләренә барып хәлләрен белә иде. Эльвира сеңлемне бик сагынабыз, юксынабыз.                                                                     

Ләйлә апасы


 

МБОУ "Гимназия № 175"   Советского района г. Казани

ИСТОРИЯ. СОБЫТИЯ. ЛЮДИ.